Шушы көннәрдә Кукмараның "Милосердие" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Республика семинары узды. Ул мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне социаль-хезмәт тернәкләндерүендә заманча формаларны һәм ысулларыны куллануның Татарстан Республикасы тәҗрибәсенә багышланган иде.
Семинарда Кукмара районы башлыгы Сергей Дмитриев, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге директоры Нина Исланова, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре җитәкчеләре һәм белгечләре, коррекцион мәктәпләр вәкилләре, Кукмара аграр көллияте, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре катнашты.