Бүген Яшел Үзәндә психоневрологик интернатлар командалары арасында мини-футбол ярышының финал этабы узды.
Искәртеп үтик, ярышлар ике территориаль зонада: Идел буе һәм Кама Аръягында оештырылды. Ярымфиналда беренче һәм икенче урыннарны алган командлалар финалга чыкты.
Шулай итеп, 3 нче урынны Яшел Үзәннең психоневрологик интернаты, 2 урынны Алабуга учреждениесе, ә беренчелекне Казан командасы яулады.