Эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган 243 татарстанлы эшсез дип танылды

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

1 нче июннән 7сенә кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә теркәлгән. Монда 243 кеше эшсез калган. Шулай ук эштән китүчеләрнең күпчелеге берәмләп һәм күпләп сату өлкәсендә - 89 кеше.  

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эштән чыгарылганнар саны түбәндәгечә билгеләнә:

белем бирү өлкәсеннән – 30, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагыннан – 30, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 30, энергетика тармагыннан – 19, коммуналь хезмәтләрдән – 32, сәламәтлекне саклаудан – 18, төзелештән – 25, авыл хуҗалыгыннан – 12, финанс эшчәнлегеннән – 21, кунакханә бизнесыннан – 10, файдалы казылмалар табудан – 21 кеше эшеләреннән азат ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International