Кичә Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләрләренең җыелышы узды. Чарада 44 социаль һәм 9 медицина хезмәткәре катнашты.
Директор урынбасары Фәния Йосыпова аттестация үткәрү тәртибен аңлатты, портфолиога керегә тиешле документлар белән таныштырды.
Шулай ук җыелыш барышында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Әнисә Хәйруллина "Чиста йорт" акциясенә нәтиҗәләр ясау өчен отчетлар җыйды.