Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Социаль хезмәткәләр көне уңаеннан котлавы

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

Хөрмәтле социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре!

Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Сез үзегезне күркәм хезмәткә – авыр тормыш хәлендә калганнарга, мохтаҗ булганнарга ярдәм күрсәтүгә багышладыгыз. Мондый катлаулы, шуның белән бергә мөһим булган һөнәр әхлакый, игелекле, шәфкатьле булуны таләп итә. Чөнки социаль яклау органнарына мөрәҗәгать иткәннәргә ярдәм генә түгел, ә гади кешелекле игътибар, аралашу мөмкинлеге кирәк.

Ел саен социаль хезмәтләр белән республикада 200 меңнән артык кеше файдалана, якынча 1,7 миллион татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала. Көн саен тармак белгечләре күп балалы, аз керемле гаиләләргә, балаларга, өлкәннәргә, ветераннарга һәм инвалидларга ярдәм итә. 4,5 мең өлкән яшьтәге ялгыз граждан өчен социаль хезмәткәр гаилә әгъзасына әйләнә.

Елдан-ел социаль эш формалары камилләшә, киңәя, шуның белән беррәттән аның сыйфаты да арта.

2016 елның беренче кварталында 6 меңгә якын өлкән кеше һәм мөмкинлекләре чикле балалар тернәкләндерү учреждениеләрендә социаль хезмәтләр алды. Шулай ук 5 меңгә якын өлкән һәм инвалид гражданнар стационар учреждениеләрендә тернәкләндерү узды, 15 мең кешегә өйдә социаль хезмәтләр күрсәтелде.

Әлеге искиткеч матур бәйрәм көнендә барлык социаль хезмәткәрләргә үз эшләренә тугъры, карамактагыларның тормышларына игътибарлы булганнары өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм.

Сезнең шәхси һәм профессиональ сыйфатлар кешеләргә алга таба да хезмәт итәр, киләсе көнгә ышаныч, өмет уятып, тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга булышыр дип уйлыйм. Хезмәтегез һәрвакытта югары бәяләнсен, кешеләргә кылган яхшылыгыгыз үзегезгә әйләнеп кайтсын.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер, тормыш дәрте, бәхет һәм иминлек телим!

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш  лән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International