Бүген психоневрологик интернатлар командалары арасында мини-футбол буенча турнир башланды. Ярышлар ике территориаль зонада: Идел буе һәм Кама Аръягында узды.
Хәтта яңгырлы һава торышы да спортчыларның кәефен боза алмады.
Нәтиҗәдә, урыннар түбәндәгечә билгеләнде.
Идел буе зонасында 3 нче урынны Яңа-Чүриленең психоневрологик интернаты, 2 урынны Яшел Үзән учреждениесе, ә беренчелекне Казан командасы яулады.
Ярымфиналда Кама Аръягы зонасында 3 нче урынга Кама Аланы психоневрологик интернат командасы, 2 нче урынга - Чистай, 1 нче урынга – Алабуга командалары лаек булды.
Турнирның финалы иртәгә Яшел Үзәннең психоневрологик интернатында узачак. Анда ярымфиналда беренче һәм икенче урыннарны алган командлалар катнашачак.