"Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә рәсем ясау буенча мастер-класс узды

2016 елның 7 июне, сишәмбе

Бүген Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр рәссам-импрессионист Римма Һадиева белән очрашты. 

Римма Һадиева ДЦП диагнозы булуга карамастан, искиткеч картиналар ясый. 

Кунак балаларны гадәти булмаган рәсем ясау техникасы белән таныштырды. Әлеге мастер-класста балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International