Наркотикларга каршы республика акциясе кысаларында Норлатның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре шәһәр халкы игътибарын әлеге проблемага юнәлтү максаты белән һәрдаим чаралар үткәрә.
Шулай итеп, үзәк психологлары наркотиклар таралуга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга өндәү максаты белән стенд ясады. Моннан тыш, акция кысаларында "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" исеме астында буклетлар таратылды.