Социаль акция Алабуганың интернат-йортында узды

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Террорчылыкка каршы юнәлештәге профилактик чаралар кысаларында Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Бөтен дөнья террорчылыкка каршы" социаль акциясе оештырылды. 

Акция барышында катнашучылар кирәкле эшләнмәләр, плакатлар алып, Александров паркына юл тотты. Анда алар үтеп баручыларга изге теләкләрен җиткереп аларны плакатка элергә тәкъдим итте. 

Нәтиҗәдә, ачык төсләрдәге рәсем барлыкка килде. Аны карамактагылар интернат-йорт фойесына урнаштырдылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International