Баулының балалар hәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Балаларны яктау кѳне бәйрәме спорт мәйданчыгын тантаналы рәвештә ачу белән бер көнне туры килде.
Бәйрәмдә балаларны әкият геройлары каршы алды. Алар спорт ярышлары, конкурслар уздырды. Малайлар һәм кызларны туңдырма белән сыйлады.