Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Без Кремльны яратабыз!" акциясендә катнашты. Әлеге акция шушы көннәрдә Балаларны яклау көне уңаеннан оештырылды.
Күңел ачу чаралары Кремль территориясендә җәелде. Балалар биредә үз талантларын күрсәтә алды, шулай ук төрле мастер-классларда катнашты.
Чара ахырында балалар оешмалары Советы бию флешмобы оештырды.