"Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр вакытын файдалы итеп үткәрә

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында каникуллар файдалы һәм күңелле үтә. 

Табигатькә һәм хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү максаты белән биредә "Әкияти урман" дәресе узды.

Шулай ук Сәламәтлек көненә башлап иртәнге гимнастика үткәрелде, аннары спорт ярышлары узды.

Шушы көннәрдә учреждениедә Туган көннәрен үткәрүчеләр бәйрәме дә узды. Биредә балалар конкурсларда, уеннарда катнашты. 

Приют белгечләре хезмәт белән тәрбияләү турында да онытмады. Пакетлар, себеркеләр алып егетләр һәм кызлар өмә уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International