Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры беренче урынбасары Марат Гафаров АО "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин оештырган #Әти-әниеңнеяздыр #Якыннарыңныяздыр акциясенә кушылды.
Министр урынбасары өч өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортын "Татарстан Республикасы" газетасына яздырды. Шулай ук Марат Гафаров әти-әнисенең республикада булган хәлләрдән хәбәрдар булуын теләде. Әлеге басма алар адресына да киләчәк.