Балаларны яклау көне уңаеннан Норлатның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә кечкенәләр өчен чаралар узды.
Май башыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан "Бәхетле бала" хәйрия акциясе игълан иткән иде. Биредә һәр теләгән кеше аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен татлы бүләкләр әзерли алды.
Бүген үзәк белгечләре балалар өчен "Күңелле шәһәрчек" уен мәйданчыгы әзерләде. Монда балалар уңай эмоцияләрдән тыш татлы бүләкле булды.