Кичә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Балаларны яклау көне уңаеннан "Профи+" һөнәри юнәлеш бирүче уен уздырды.
Уенда 8 яшьтән алып 12 яшькәчә 10 бала катнашты.
Биредә балаларга төрле һөнәрләрне ишарәләр һәм мимика ярдәмендә аңлатырга кирәк иде.