Эльмира Зарипова республика басмасына язылу буенча акциядә катнашты

2016 елның 3 июне, җомга

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова АО "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин оештырган #Әти-әниеңнеяздыр #Якыннарыңныяздыр акциясенә кушылды.

Эльмира Зарипова 7 психоневрологик учреждение, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортлары, республика матди ярдәм үзәгенең 5 район бүлеге өчен "Шәһри Казан" газетасына язылды. Тагын өч нөсхә Министрлык адресына киләчәк. 

Моннан тыш, Министрлык карамагындагы 23 учреждение  "Сөембикә" журналына икенче яртыеллыкка язылу рәсмиләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International