Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Балаларны яклау көненә багышлап күңел ачу чарасы оештырды.
Әлеге чара инвалид балаларны социальләштерү, интеграцияләү, активлыгын арттыруга юнәлтелгән иде.
Бәйрәмдә мөмкинлекләре чикләнгән 30 бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.