"Кызыксынулар поезды" исеме астында Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә карамактагылар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм чарасы үтте.
Һәр "станция"дә балаларны кызыклы биремнәр, конкурслар һәм сюрпризлар көтте. Юл ахырында катнашучыларны әкият персонажлары төрле төстәге шарлар белән каршы алды.