Тукайның "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә спорт-сәламәтләндерү үзәге мәйданында "Һәрвакыт булсын кояш!" акциясе уздырды. Биредә төрле категория гаиләләрдән 45 бала катнашты.
Бәйрәм барышында балигъ булмаганнар күңелле стартлар уенында көч санышты, табышмакларга җавап бирде, җырлар җырлады.
Бәйрәм ахырында һәр балага татлы бүләкләр тапшырылды.