Тукай районынның "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "М.И.Г." отряды волонтерлары белән берлектә "Баш тарт!" дип исемләнгән акция үткәрде.
Чарада төрле категория гаиләләрдән 14 балигъ булмаган бала катнашты.
Оештыручылар сүзләренә караганда, акциянең максаты - яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешен алып баруга өндәү, агитация һәм профилактика эшчәнлеге алып бару.