Теләченең «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Халыкара балаларны саклау көненә багышланган бәйрәм чарасын үткәрүгә үз өлешләрен кертте.
Бу чарада балаларга төрледән-төрле уеннар уйнатылды, флешмоб һәм кызыклы конкурслар оештырылды.
Шулай ук, мөмкинлекләре чикле балаларга чәй өстәле әзерләнде.