Шушы көннәрдә Минзәләнең "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Балаларны яклау көненә багышланган "Сабантуй" бәйрәме узды.
Балаларны котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, социаль яклау бүлеге башлыгы, авыл җирлеге башлыгы һәм 84 нче лицей-интернат укучылары килгән иде.
Кунаклар бәйрәм белән котлап, малайлар һәм кызларга бүләкләр тапшырды. Лицей укучылары концерт программасы күрсәтте, йомшак уенчыклар һәм татлы бүләкләр таратты.