Ведомствоара комиссия эшчәнлеге барышында 7,6 млн. сум күләмендә хезмәт хакы бурычлары кайтарылды

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында ҖЧҖ "Идел", ООО ПСК "Спецстрой-техмаш" ҖЧҖ  "Кама Тамагы " авыл хуҗалыгы предприятиесе, Мамадыш РАЙПО предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтарды. 

Шулай итеп, тикшерү барышында бу оешмаларның 7 628,2 мең сум күләмендә бурычы бар икәнлеге ачыкланды. 

Үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы, төзелеш, сату өлкәсендә башкарган әлеге оешмалар 1249 кешегә хезмәт хакы бурычларын кайтарды. 

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International