Җиңү бәйрәме "Шатлык" приютында

2016 елның 6 мае, җомга

Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Җиңү көненә багышланган тантаналы чара узды. 

Приютта тәрбияләнүче балалар “Калинушка” ансамбле белән берлектә концерт программасы күрсәтте.

Бәйрәмгә районның Бөек Ватан сугышы ветераннары Куприянова Нина Никифоровна һәм Козлов Михаил Васильевич чакырылган иде.

Ветераннар балаларга авыр сугыш еллары турында сөйләде. Бу очрашу бәйрәм табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International