Бөгелмәнең "Ялкын" приюты Җиңү көненә багышланган чараларда катнашты

2016 елның 6 мае, җомга

Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Җиңү Көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар үтә. 

Яшүсмерләр укытучылары Галия Сагадеева һәм Фирдәүс Гыйльманова җитәкчелегендә өлкән яшьтәгеләр өчен "Сугыш уты белән өтелгән" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтте. 

Приют карамагындагы балалар "Җылы бүләк ит" шәһәр акциясендә дә катнашты. Биредә алар  Бөек Ватан сугышы ветераны Милинчук Виталий Антоновичка калын шәл бүләк итте. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International