Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы 7 нче санлы мәктәпнең 1 нче сыйныф укучылары өчен патриотик чара үткәрде.
Дәрес барышында балаларга Бөек Ватан сугышының кырыс еллары турында сөйләде.
Укучылар ветераннарга бүләк итәр өчен үз куллары белән открыткалар ясады.