Кичә Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә республика мәгълүмати үзәге Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән Халыкара балаларны яклау көненә багышлап чара оештырды.
Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, үзәк директоры Нина Исланова, социаль хезмәт күрсәтү методологиясе бүлеге җитәкчесе урынбасары һәм Людмила Чернова, социаль приютлар директорлары, гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре мөдирләре катнашты.
Чара кысаларында Республика нәтиҗәле практикалар конкурсына йомгак ясалды.