Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Безнең кадерле ветеран" республика социаль-гуманитар проекты гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәйтелгән утырыш узды.
Биредә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Буа район башлыгы Азат Айзетуллов, башкарма комитеты әгъзалары, Федоровка интернат-йорты директоры һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, "Безнең кадерле ветеран" проекты "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчелегендә 2014 елның апреленнән гамәлгә ашырыла. Әлеге проектның максаты Бөек Ватан сугышы ветераннарының стационарларда тормышын яхшыртудан гыйбарәт.
Фотолар монда