"Наз" хәйрия фонды балалар өчен бәйрәм оештырды

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Кайбыч районында яшәүче күп балалы, аз тәэмин ителгән, опекун, тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнүче 17 бала  елга сәфәрендә катнашты.

Балалар өчен бу сәфәрне "Наз" Иҗтимагый хәйрия фонды оештырды. 

Балаларны "Омет" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре озатып йөрде. 

Катнашучыларны күңел ачу программасы, конкурслар, ярышлар һәм Казан зоопаркына экскурсия көтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International