Сарман районының "Шәфкатъ" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Волонтер” иреклеләр үзәге активистлары белән Балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнашты.
Чараның төп максаты – авыр хәлдә калган балаларга җәмгыятънең игътибарын юнәлтү, балалрда өмет чаткысы уяту, чын әкият бүләк итү.
Биредә балалар өчен бүләкләр белән зур күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Алар хәрәкәтле уеннарда катнашты, бүләкләр отты.