Баулының "Милосердие" үзәге белгечләре Балаларны яклау көне бәйрәменә кушылды

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре  Балаларны яклау көненә багышланган шәһәр бәйрәмен уздыруга кушылды. 

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Бәхет курчагы" ясау буенча мастер-класс үткәрде. 

Шулай ук кичә социаль педагог волонтерлар белән берлектә социаль куркыныч хәлдә калган балалар өчен бәйрәм оештырды. 

Биредә төрле бәйгеләр узды. Чара ахырында балалар туңдырма белән сыйланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International