Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты администрациясе һәм профсоюз комитеты Бөек Ватан сугышы ветеранары Чикрина Александра Петровна һәм Кольцов Александр Степанович белән күреште, аларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы белән котлап, бүләкләр тапшырды.