Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар "Дан һәм җиңү" бәйләмен Мәңгелек ут янына салды.
Катнашучылар бер минут тынлык белән вафат булучыларны искә алды, "Геройлар аллеясы" мемориаль комплексында булды.