Алабуганың интернат-йорт карамагындагыларны бәйрәм белән котладылар

2016 елның 6 мае, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында сугышка багышланган тантаналы музыкаль-патриотик чара узды. 

Ветераннарны котларга 3 нче һәм 5 нче санлы мәктәпнең волонтерлары, ТИҮ "Мирас" рәисе, "Парус" һәм "Спутник" яшүсмерләр клублары әгъзалары катнашты.

Балалар шигырьләр укыды, җырлар башкарды, әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International