Бүген “Халыкара күршеләр көне” акциясе кысаларында Чирмешәннең “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ветераннар өендә торучы әбиләр өчен чәй табыны уздырды.
Монда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Ничек яшисез, күршеләр?” исеме астында акциясе үткәрде. Аның максаты - коллективлар арасында дуслыкны ныгыту, күршеләр белән аралашу. “ Халыкара күршеләр көне” – күршеләр белән бу көндә генә түгел, гел дус яшәргә, ярдәмләшеп эшләргә өнди. Бу коллективлард а дус булып тагын да яхшырак эшләргә этәргеч ясый.