Татарстан Республикасында эшсезлек дәрәҗәсе кимү күзәтелә

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

2016 нчы елның 31 нче май көненә республикада эшсезләр саны 16474 кешене тәшкил итә. Узган атнага караганда бу 500 кешегә кимрәк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,8% тәшкил итә. 

Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 32461 вакантлы урын теркәлгән. Үткән атнада гына 4954 яңа вакансия барлыкка килгән. 

25еннән 31нче майга кадәр вакыт аралыгында 660 кеше эшсез дип танылган. Алар арасында 307 кеше үз теләге белән эштән киткән булса, 54 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International