Эшкәртү сәнәгате өлкәсендә 87 татарстанлы эшсез дип танылды

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

25-31 май вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә - 87 кеше, шулай ук азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 76 кеше

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эшсез дип танылучылар саны түбәндәгечә билгеләнә:

белем бирү өлкәсендә – 23, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагында – 36, транспорт һәм элемтә өлкәсендә – 19, энергетика тармагында – 15, коммуналь хезмәтләрдә – 37, сәламәтлекне саклауда – 21, төзелештә – 37, авыл хуҗалыгында – 18, финанс эшчәнлектә – 34, кунакханә бизнесында – 10, файдалы казылмалар табуда – 7 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International