Түбән Каманың "Веста" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова "Гаиләдә һәм мәктәптә көч куллану" курсы кысаларында дәрес үткәрде. Дәреснең максаты булып үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу торды. Дәрестә 12-14 яшьтәге 13 бала катнашты.
Балаларны актив эшчәнлеккә тарту өчен уен-активатор үткәрелде. Аннары яшүсмерләр аралашу чараларын үстерүгә юнәлтелгән тренинг күнегүләр комплексында катнашты.
Очрашу ахырында балалар тәэсирләре белән уртаклашты.