XII "Нечкәбил" Республика матурлык ана булу һәм гаилә конкурсы Татарстан әниләрен һәм аларның гаиләләрен сайлап алу турларында катнашырга чакыра.
Искәртеп үтик: конкурсның максаты - гаилә кыйммәтләрен, игелек һәм мәрхәмәтлекне популярлаштыру.
Сайлап алу турлары 1 июнь көне "Казан Ярминкәсе"ндә "Балачак дөньясы" күргәзмә кысаларында башланып китә. Гаризалар кабул итү 1 июлгә кадәр дәвам итәчәк.
Тулырак белешмәләр www.nechkebil.ru сайтында һәм +7 (843) 205-58-09 телефон номеры буенча.