Алабуганың интернат-йорт карамагындагылар республика бәйгесенә әзерләнә

2016 елның 28 мае, шимбә

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шахмат-шашка сайлап алу турниры узды. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча шахмат буенча җиңүче дип Альберт Бекмухамедов танылды. Александр Ткачев 2 урынны яулады.  Владимир Яшин һәм Леонид Филинов 3 урынны бүлеште.  

Шашка турнирында Валерий Ерашов, Николай Симонов һәм Александр Коков җиңеп чыкты.

Нәкъ менә алар Алабуга интернат-йорты данын республика күләмендә яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International