Агымдагы елның 9-10 июнь көннәрендә Дәрвишләр бистәсендә һәм Югары Отар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортларда арт-терапия бәйрәм чарасы узачак. Ул Балаларны яклау көненә багышлап үткәрелә. Бу бәйрәмгә волонтерлар да җәлеп ителгән.
Бәйрәм барышында Казанда беренче тапкыр "Җырлаучы клоуннар" арт-терапия проекты старт алачак. Әлеге проект үзенчәлекле балалар һәм яшүсмерләрне социальләштерү максатында эшләнелгән.
Чараның программасында шулай ук интерактив уеннар, изо-терапия планлаштырылган.