Шушы көннәрдә Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә җәйге каникул вакытында мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру максаты белән вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Ярминкә эшендә 23 белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнашты һәм 975 укучыны вакытлыча эшкә кабул итергә теләк белдерде.
Чара барышында хезмәт шартнамәләре һәм килешүләр төзү тәртибе турында сораулар кузгатылды.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 900дән артык укучы катнашты. Аларга анкета тутырып калдырырга тәкъдим ителде.