Шушы көннәрдә Казан (Идел буе) федераль университетының инновацион үсеш идарәсендә социаль-эшкуарлык проектлары конкурсында җиңгән студентларны бүләкләү тантанасы узды.
Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү бүлеге башлыгы Динар Шакиров, "Безнең киләчәк" региональ социаль программалар Фондының башкарма директоры Юлия Жигулина һәм "Безнең киләчәк" региональ социаль программалар Фондының вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Җиңүчеләр дипломнар һәм планшетлар белән бүләкләнде.