Кичә Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Эшсез һәм яна эш урыннары эзләүче гражданнарга предприятиеләр 37 вакансия тәкъдим итте.
Биредә теләге булган һәркем оешмаларның кадрлар белән эшләү бүлеге вәкилләре белән аралаша, аларның кадрлар сәясәте, ачык вакансияләре, эш эзләүчегә карата таләпләре белән таныша алды.
Ярминкәдә 15 эш эзлүче катнашты, шуларның 12се алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды.