Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы киңәшмәләр залында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышы узды. Монда "Хезмәт законнарын үтәү. 2015 нче елга һәм 2016 нчы елның 1 нче кварталына эш йогаклары" мәсьәләре күтәрелде.
Утырышта ТР Президенты Аппараты, Дәүләт Советы, Министрлар кабинеты Аппараты вәкилләре, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчеләре, Россия Федерациясенең Татарстан буенча Дәүләт идарәсе җирле структуралары һәм башкалар катнашты.
Утырыш барышында эш урынында имгәнүләр, формаль булмаган мәшгульлек, хезмәт мөнәсәбәтләрен һәм социаль партнерлыкны рәсмиләштерү кебек сораулар күтәрелде.