Яшел Үзәндә 25 кеше кече вакансияләр ярминкәсендә катнашты

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Кичә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды.

Биредә үзәктә эшсез сыйфатында исәптә торучылар, шулай ук теләге булган һәр граждан катна алды. 

Ярминкәгә шәһәрнең предприятие һәм оешма вакилләре чакырулы иде, алар 19 вакансия тәкъдим итте.

Чарада 25 кеше катнашты. Аларга хезмәт базарына кагылышлы сораулар буенча консультация үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International