Җиңү Көне инде узып китүгә карамастан, Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары турында онытмыйлар.
Кичә биредә яшәүче Җиңү көнен якынайткан өлкәннәргә ТР ветераннар (пенсионерлар) Төбәк иҗтимагый оешмасы азык-төлек җыелмалары тапшырды.