Социаль технология кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары Әлфия Хөснетдинова һәм Ольга Тугашова карамактагылар өчен Агросәнәгать көллиятенә экскурсия оештырды. Биредә канун белән каршылыклары булган 10 яшүсмер катнашты. Белгечләр әйтүенчә, әлеге чара балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлше сайларга ярдәм итү һәм бу көллияттә уку юнәлшеләрен аңлату максаты белән узды.
.