Инвалид балалар өчен традицион хәйрия чарасы Балтачта узды

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Кичә Балтач районында ел саен үткәрелә торган "Чын күңелдән" дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Аны Радик һәм Асия Закировлар гаиләсе оештырды. Бу бәйрәмдә мөмкинлекләре чикле 169 бала катнашты. 

Чара чәй табыны артында башланды. Анан соң Балтачның  "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Волонтер" үзәге активистлары белән балаларны арт-терапия эшенә җәлеп итте. 

Әкият геройлары балаларны кызыклы уеннарда катнашырга дәште. Биредә бер генә бала да читтә калмады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International