Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,82%ка тиң

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

24 нче май көненә республикада эшсезләр саны 16974 кешене тәшкил итә. Узган атнага караганда бу 409 кешегә кимрәк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,82%ка тиң.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 29636 вакантлы урын теркәлгән. Үткән атнада гына эш бирүчеләр 2002 вакансия тәкъдим иткән. 

18еннән  алып 24нче майга кадәр вакыт аралыгында 658 татарстанлы эшсез дип танылган. Алар арасында 310 кеше үз теләге белән эштән киткән булса, 69 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International